Соңгы елларда гына бала тәрбияләүдә гаилә – беренчел, укытучы, мәктәп аннан соң дигән фикерләр ишетелгәли. Моның белән килешмичә мөмкин дә түгел. Чөнки баланы гаилә тудыра, ашата, киендерә. Гел күз алдында тота. Аның турында барысын да белә. Дөрес, сабыйлар балалар бакчасында да тәрбияләнә, белем туплый. Аннан мәктәпкә сукмак сала.
Ни булса да юллар гаиләдән башлана, гаиләгә алып кайта. Ләкин бу – баланың сөекле укытучысына булган хөрмәтен киметми. Балалар, без әле аларны кечкенә дисәк тә, күңел белән кемнең кем икәнен аера башлый. Укытучы апасының аны ничек тырышып хәреф танырга, мисал, мәсьәлә чишәргә өйрәткәнен күрә, берзаман мөгаллимә сүзе аның өчен канунга әйләнә.
Аны өйдәге әби-бабай, әти-әни, абый-апа ничек кенә өйрәтмәсен – җавап бер: «Укытучы апа алай димәде!» Апа әйткәнчә эшләү өчен, ул талаша, үпкәли, хәтта елап та җибәрә.
Тырыш, тәҗрибәле, кешелекле укытучылар белем бирде Кирмән Башы мәктәбендә. Бу авылның һәм аның мәктәбендә укыган Югары Яке, Норма, Норма Кардоны, Норма урманчылыгы, Су-Елга, Хәсәнша, Өләүкә авылы балаларының бәхетләре бар.
Менә шул укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр, әти-әниләр, балалар, күмәк хуҗалык, авыл Советы эшчеләре, гомумән, шушы салалар халкы турында бик тә яратып язам. Кемнеңдер сәер яклары, шуклыклары бар икән, гаҗәп түгел. Әнә шул үзенчәлекләре белән аерыла да инде адәм баласы бер-берсеннән.
Бу кешеләрнең бабалары, Мамадыш җирендә агач төпләп, урманнан яулап алынган басуларда иген икте, мал асрады. Бер сүз белән әйткәндә – яшәде. Җирнең куәте аз монда. Чөнки бу авыллар һәм басулар субүләр биеклеккә урнашкан. Ул сырттан Шыя, Гомәр (Омар), Ушмы, Бөрсет, Кирмән, Сон елгалары, йөзләгән чишмәләр башлана. Язгы, көзге сулар уңдырышлы туфракны агыза. Бу басулар, хәтта авыл урамнары да, эреле-ваклы ерганаклар белән бүлгәләнгән. Беренче өч адымың тигез җирдә булса, калганы авышлыкка, чокыр-чакырга туры килә.
Ләкин монда яшәүче халыкның холкы чокыр-чакырлы түгел. Күпне күргән, күпне кичергән кавем яши бу җирләрдә.
Монда ашаган икмәгеңнән май тәме килә, чөнки җиңел түгел бу уңдырышсыз җирләрдә икмәк үстерү. Болыннар да 50–60 чакрымда, Нократ, Чулман буйларында. Дым да җитми. Яңгыр болытларын зур сулар тарта, алардан парга әйләнгән су да шул тирәгә ява. Бу – хакыйкать.
Ә бит шулай да әйбәт яши халык Кирмән төбәгендә! Башкалардан ким яшәми. Чөнки сабыйларны әби-бабасы, әти-әнисе, абый-апасы, туганнары белән бергә Кирмән Башы мәктәбенең данлы укытучылары тәрбияли: белем бирә, яшәргә өйрәтә.
Бу әсәр – Мамадыш, Кирмән укытучыларына, тәрбиячеләренә, техник хезмәткәрләренә меңәрләгән укучыларыннан олы рәхмәт ул…
БӘЯННАР
АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР
Өченче көн инде яңгыр ява. Бер ай буе яңгыр күрмәгән Җир-ана дымга кинәнә. Кичә, яңгыр туктап торган арада, бәрәңге күмелде. Бер җирдә дә коры балчык юк. Аллага шөкер! Дымлы бакчада бәрәңге күмү бик авыр булса да, халык сөенде генә! Туфракның өске уңдырышлы катламына сеңгән дым җир асты чишмәләре, елгалары дымы белән тоташкан. Димәк, бәрәңге, игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш үссен өчен шартлар бар. Сугара үсемлекләрне туклыклы изге туфрак. Тамырлар тармаклана, көчәя.
Сабыйлар да шулай. Туа. Әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары аның өчен өзелеп тора. Ак җәймәләргә генә салалар. Юып-сөрткәләп кенә торалар. Сабый булган җирдә тирә-юнь чип-чиста, һава саф, өй җылы. Сөйләшүләр дә ягымлы. Ул йоклаганда, хәтта сәгатьләр дә туктатыла.
Ә ул тешсез авызын ерып елмаеп җибәрсә, олыларга бүтән берни дә кирәк түгел! Бу өйдә хәзер һәр көнне Сабантуй. Барлык өлкәннәр шул нарасыйга һөнәрен күрсәтә: җырлый, бии, шигырь сөйли, сандугач булып сайрый, аның бишеге тирәли күбәләк булып очына. Әйе, ханнарны да биеткән ди шул нәни Кеше… Өлкәннәрнең бар борчуларын оныттыра бу елак онык. Ул елый башласамы?! Әнисен күз ачып йомганчы таптыралар, сагынган нәрсәсен каптыралар. Ашап туйганын көтеп торалар да, тагын китә киңәш итү: табибка күрсәтикме, әллә шәфкать туташын дәшикме, тагын, тагын әллә нәрсәләр.
Менә шулай, дөнья шулай яратылган. Бу гаилә дә, Җир шарындагы мең-мең гаиләләр кебек, шушы нәни Кеше хакына бар тормышын көйли, җайлаша, күп кенә гадәтләрдән тыела.
Аллаһ та иң беренче Сабый дия, кешелек дөньясы сабыйлар хакына яши!
1971 елның август уртасында, уку-укыту бүлеге мөдире фәрманын алгач, Зөлфәтнең җәйге ялы өзелде. Уку елы якынлаша. Мәктәпнең еллык эш планы, дәрес үткәрү тәртибе, укытучыларга фәннәре буенча атналык дәресләр бирү кебек мәгариф йортының иксез-чиксез мәшәкатьләре аны бөтереп алды. Ярый әле, мәктәп директоры Мостафин Батырша Мостафа улы – тәҗрибәле кеше. Бергәләп, киңәшеп эшләделәр.
Август киңәшмәсе якынлаша. Кирмән Башы мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар бар. Фәннәр буенча узачак утырышларда Фәүзия Фәез кызына тарихтан, Шамил Нургали улына математикадан, Мария Фёдоровнага рус теленнән, Рәшидә Гариф кызына татар теленнән чыгышлар әзерлисе. Язган докладлар белән