Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге, кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем…Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. Шуны бел: иске гөнаһларның күләгәсе озын була, ди. Ишетсен колагың. «Белмим» сүзе күп бәладән коткара… Иң яхшы – теш агартмау, онытылып китеп сүз белән мавыкмау… Киләчәктә дип әйтүем. Хатыныңа да башта ук кисәтеп куй… Югыйсә хатын-кыз кайчак белгәненнән дә күбрәк сөйләнеп ташлаучан була. Аңладыңмы? Шуны бел: безгә, туган, исергәндә дә акылны җуярга ярамый. Бу турыда кабат кисәтеп торасы булмасын. – Аннары кинәт кенә сүзне уен-көлкегә борырга теләгәндәй өстәп куйды: – Үзең беләсең ич инде, туган… Чит-ят җиргә нужа куа безне… Нужа!

      Кире өй ягына борылдылар. Баскыч төбенә җиткәч, Сабирҗанга туктарга кушты.

      – Башта үзем сөйләшеп төшим… – дип, күзен кысып Сабирҗанның касыгына төртте. – Безнең эшләр пешә аның белән… Әйткән иде диярсең менә… Хәер, үзең дә күрерсең әле. – Аннары, Сабирҗанга гына ишетелерлек итеп, болай диде. – Ну, малай! Яман да кеше инде… Усаллыгы турында әйтәм. Чак кына аныңча булмаса, иманыңны укытасын көт тә тор. Ут өере уйната инде, шайтан алгыры. Без генә түгел, тирә-җүндәгеләр дә, күрше-күләннәр дә аны Әби патша дип кенә йөртәләр. Ярар, мин тиз генә менеп төшим әле…

      Шулай диде дә баскычтан өске катка менеп китте. Үз-үзен тотышыннан, кыланышларыннан аның бу йортта шактый нык төпләнгәнлеге сизелеп тора иде.

      Күп тә үтмәде, елмаеп килеп тә чыкты ул.

      – Ну, малай, фәрештә генә итмәдем инде үзеңне, күккә чөйдем… – дип тезеп китте. – Җәйсәң җәймә, бөксәң бөккән булырдай кеше, мин әйтәм. Эшкә дә бик җәптәш, нинди генә эшкә алынсалар да коеп кына куя торганнардан, дидем. Башкача булмый, туган… Ни әйтсәң дә күз күргән, белгән кешесең. Җитмәсә тагын, авылдаш! Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз, ди бит. Тездем инде… Үзе уңган, мин әйтәм, хәтта Мүкләк дигән кушаматыгыз барлыгын да әйттем. Җирләр упсын менә, шулай дидем. Башкача булмый, туган… Алар бит хәзер безнең халыктан да, дивана әйтмешли, шактый шүрлиләр. Хе-хе… Ә хәзер әйдә, керәбез.

      Бүлмәгә үттеләр. Сабирҗан түбәнчелек белән исәнләште. Байлык, җитенкелек күзгә ташланып тора иде монда. Идәндә – ындыр табагы кадәрле зур палас. Урта бер җирдә – өстенә хәтфә капланган өстәл. Аның як-ягында – шулай ук хәтфә белән тышланган кәнәфиләр. Тәрәзәләрдә – челтәр пәрдәләр…

      Алар кергәндә, байбикә үзе генә түгел иде. Янында курчак кебек итеп киендерелгән алты-җиде яшьләр чамасындагы кыз бала һәм бая таш савыт тотып чыккан йомры гәүдәле хатын бар иде.

      – Гайникамал, – диде байбикә, керүчеләргә әллә ни игътибар итмичә. – Бар, Чулпаниягә җиңел бишмәтен дә кидер. Көннең рәте юк кебек… Атта барганда, болай да җиләс була…

      – Хәзер, – диде тегесе. Һәм шунда ук кыз баланы җитәкләп тә алды. –