Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Индус Тагиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03162-2
Скачать книгу
мышы турында авторның борчылып уйланулары һәм аның киләчәгенең якты булачагына өметне ныгыту фикере берләштерә. Китапта урын алган язмалар укучыны бүгенге җәмгыятьтәге мөһим саналган күренешләрне, вакыйгалар барышын милләтнең халәте күзлегеннән бәяләргә кирәклекне искәртә. Индус Таһиров бик хаклы рәвештә: «Ләкин безнең өчен иң беренче урында милләтебез язмышы тора. Аны саклау, аны үстерү – иң зур бурычларыбызның берсе»,  – дип белдерә.

      Китапта авторның 2010–2015 елларда язган мәкаләләре, хатирәләре, очерклары тупланган. Әйтик, «Татарлар төркилек башында» исемле бүлектә автор хуннар заманына да, Урта гасыр дәүләтчелек тарихына да, XX гасыр башындагы милли күтәрелешкә дә, мәшһүр шәхесләрнең эшчәнлегенә, үрнәк булырлык гамәлләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул тарихи ретроспекция ярдәмендә татар халкын берләштерүче факторларны барлый, милләтнең үсешенә бәя бирә. Башка бүлекләрдә дә авторның йөгерек фикере, меңьеллыкларны «сикереп» үтеп, борынгы заман чыганакларында теркәлгән вакыйгаларны бүгенге тормыш-көнкүреш белән янәшә куя, татар халкындагы тарихи һәм рухи дәвамчанлыкны яктырта. Бүген кайберәүләр «бетәбез» дип зарланган вакытта, Индус Таһиров зур ышаныч белән татар халкының киләчәге якты булачагын бәян итә, фикерен милләттәге рух көче турындагы мисаллар белән дәлилли.

      Китапны икенче исем белән «Индус Таһиров һәм аның заманы» дип тә атап булыр иде. Үсмер чагы кырыс тормыш елларына туры килгән, әтисен Бөек Ватан сугышында югалткан татар баласының, университетта белем алып, 1963 елда аспирантурада калуы, югары уку йортында хезмәт юлын 1966 елда ассистент булып башлап, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ирешүе, фәнни даирәдә күренекле тарихчы булып танылуы, үр артыннан үр яулавы һәм моның сәбәпләре бу язмаларда шактый ачык чагыла. Аспирант вакытында, идеология өлкәсендәге кысаларны җимереп, Казанда Октябрь инкыйлабы белән бәйле вакыйгаларда большевикларның тоткан урыннарын дөрес бәяләмәүләр хакында чыгышлары һәм язмалары яшьлек максимализмы һәм үҗәтлеге генә түгел, галимнең фәнни һәм гражданлык позициясе булуын күрсәтә. Үз фикерен дәлилләү осталыгы, дөреслеккә омтылу, милләтен ярату, хезмәт сөю, кешеләр белән аралашуда гадилеге, күрәсең, аның уңышларының нигезен тәшкил иткәндер.

      Ләкин фән өлкәсендә үрләр яулаган галимнәрнең санаулылары гына сәяси эшлеклеләргә һәм милләт әйдәманнарына әверелделәр. Бу феноменның сәбәпләре нидән гыйбарәт?

      Индус Таһиров – историографиядә яңа фәнни юнәлешкә нигез салган, большевиклар хакимияте урнашу елларында татар милли хәрәкәте буенча зур белгеч, XX гасыр башында татар зыялыларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең дәүләтчелек турындагы уй-хыялларын, Идел-Урал Штаты тарихын, Татар-Башкорт Республикасы проектын, Татарстан Республикасы оешуны беренчел тарихи документларга нигезләнеп һәм татар вакытлы матбугаты материалларын ныклап өйрәнеп, китаплар бастырган галим.

      Үзгәртеп кору башлангач, моңарчы исемнәрен телгә алу тыелган шәхесләрнең мирасына игътибар артты. Индус Таһиров, фикердәшләре Илдус Гыйззәтуллин, Дамир Шәрәфетдинов белән бергә, күренекле партия эшлеклесе, ТАССРга союздаш республика статусы бирү өчен көрәшкән Мирсәет Солтангалиев мирасын кайтаруда, аның федерализм турындагы фикерләрен фәнни әйләнешкә кертүдә зур хезмәт куйды. 1998 елда Мирсәет Солтангалиевнең сайланма хезмәтләре дөнья күрде.

      Узган гасырның 80 нче еллары азагында һәм 90 нчы еллар башында илдә зур тизлек белән барган кискен үзгәрешләргә Мәскәүдә дә, ТАССР партия өлкә комитеты җитәкчеләре дә, министрлар да әзер түгел иделәр. Индус Таһиров шушы хәлиткеч елларда республикабызның статусы мәсьәләләре буенча җитәкчелеккә консультацияләр бирүче компетентлы киңәшче галимгә әверелде. Милли республиканың үзбилгеләнү өлкәсендә сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге, үз хокукларың өчен көрәшүнең гаделлегенә һәм хаклыгына инанган булу һ. б. факторлар Татарстанга Үзәк белән сөйләшүләрне уңышлы алып барырга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Федераль мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп кору юнәлешендә ясалган адымнарны Индус Таһиров йөзьеллык тарихи барыш аша күз атып бәяләде. Бүген исә галимнең республиканы СССРның союздаш субъектлары исемлегенә кертү юнәлешендә башкарган эшләр, 1992 елда Татарстанда дәүләт суверенитеты турында референдум уздыру, 1994 елда Федераль Үзәк белән төзелгән беренче Шартнамәне әзерләү хакындагы һәм башка язмалары Татарстанның сәяси тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

      Шунысы аеруча мөһим: автор истәлекләрен һәм публицистик мәкаләләрен XX гасыр азагы – XXI йөз башы елъязмачысы буларак та, иҗтимагый тормышта мәйдан тоткан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак та яза. Китапның фәнни һәм практик әһәмияте шуннан гыйбарәт.

      Киң фикерләүче галим һәм җәмәгать эшлеклесенең 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе итеп сайлануы аңа Татарстан Президенты М. Шәймиевнең ышаныч күрсәтүе турында сөйли. Башкарма комитет ул елларда төбәкләрдәге татар милли оешмалары белән Татарстан арасын ныгытуда, шулай ук аларның Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрен яңа хокукый нигездә коруда зур эш башкарды. Илнең төрле шәһәрләрендә Башкарма комитетның күчмә утырышларын уздыру, Индус Ризакъ улының губернаторлар һәм башка җитәкчеләр белән очрашулары, төбәк хакимияте алдында җирле