Вакытка бирешеп саргайган, ничәмә-ничә тапкырлар ак- тарудан таушалып беткән, әле эре, әле сәйләндәй вак хәрефләр белән тезелгән, йә гади, йә химик карандаш белән язылган бу хатлар әле дә үз тормышлары белән яшиләр. Өчпочмак эзе әле дә тигезләнеп бетмәгән хатларда Искәндәр белән Зәйнәп мәхәббәте дөрли. 1941 елның 24 июленнән 1942 елның 2 июненә кадәр алышкан 66 хат… Зәйнәп аларны 64 ел саклаган. Бәлки, алар күбрәк тә булгандыр, сугыш кырыннан барысы да кайтып җитмәгәндер…
Ул хатлар белән бергә тагын 3 хат сакланган. Алары – шигырь юллары белән бизәкләп язылганнары – Искәндәрнең Зәйнәпкә сугышка хәтле, өйләнешкәнче язган хатлары (1940–1941).
Искәндәрнең кайнар хатлары тормышка, сөйгән ярына, Туган иленә мәхәббәт, дошманга ачы нәфрәт хисләре белән өртелгән. Аларда ихтыяр көче дә, сынмас рух та, Туган илебезнең дошманны җиңәчәгенә чиксез ышаныч та бар.
Әлеге хатлар мине тетрәндерде.
Һәрбер хат тирән эчтәлекле, аларда авторның җаны, кичерешләре ярылып ята. Аларда сугышның авырлыгы да, җиңү өчен куелган көч тә, сабырлык-түземлек тә, якты киләчәк өчен бөтен авырлыкларны җиңеп чыгуга ышану да, солдат үткән авыр озын юл да сурәтләнгән.
Сугыш чоры хатлары безнең тарихка кереп бара, ә сугышта катнашучыларның батырлыклары еллар узган саен ныграк ачыла гына. Әлеге хатлар аша аларның яшь йөрәкләрендә дөрләгән ялкын, түзеп булмаслык авырлыкларны җиңәрлек көч, тыныч тормыштан аерып, пычрак аягы белән җиребезне таптаган дошманга булган нәфрәтнең никадәр көчле булуын аңлыйсың. Аларда тормыш кайный, сугыш елларының кабатланмас сәхифәләре җанлана.
Искәндәр Исмәгыйль улы Шакиров 1916 елның 29 июлендә Татарстан АССРның Баулы районы Дим авылында туа. Мамадыш педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Кызыл Армия сафларына алынганчы, Мамадыш районының Түбән Ушма1 мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли.
Хатыны – Зәйнәп Гарәфи кызы Гарәфиева – 1918 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Биектау районы Сасмак авылында туа. Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә тарих һәм СССР Конституциясе укыта.
1941 елның 20 июнендә Искәндәр белән Зәйнәп никахлаша, ә бер көннән сугыш башлана. 24 июльдә Искәндәрне Кызыл Армиягә алалар. Бер ай гына яшәп калган парны сугыш аера. Аерылу ачысы, бергә була алмау гаҗизлеге Искәндәрнең хатларында да күренә.
Искәндәрне сугышчан дуслары хөрмәт итә, аңа ышаналар. Армиягә алынганнан соң, ул Саратовтагы артиллерия училищесында укый, аннары, 1941 елның ноябреннән өлкән сержант булып хезмәт итә. Горурланып, шул ук вакытта тыйнак кына итеп, болай дип яза ул: «Минем тормышның уңышлыуңышсыз ягын белмәссең. Тик шуны аңларга була: апрель башында ВКП(б) кандидатына кабул иттеләр һәм май башыннан алып старшина батареи булып эшли башладым. Старшинаның бурычы шул: барлык хуҗалык эшләрен башкара, гомумән, боецларны һәр кирәк нәрсә белән тәэмин итү». Аның эше барысының да күз алдында.
Искәндәр үз бәхетенең бары тик дошманны җиңүдә икәнлеген аңлый, шуңа күрә бөтен көчен, тырышлыгын укуга, корал белән эш итәргә өйрәнүгә, сугыш тактикасын үзләштерүгә сала. «Дошманга каршы тору – безнең изге бурычыбыз», – дип яза ул.
Ихтыяр көче, ныклык Искәндәрнең һәрбер хатында чагыла. Сөйгәненең хатларындагы сагыш, күрешүләренә булган шик, чарасызлыкка каршы ул Зәйнәбен юата, пессимизмга бирелмәскә өнди: «Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич… Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.
Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич… Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш… Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк».
Аны Ярату яшәтә. Сөйгәненә булган сөю, ул сөюнең җавапсыз түгеллеген белү аның барыр юлын яктырта, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дошманга каршы көрәшкә рухландыра. Бергә бәхетле булачакларына ышаныч сугыш авырлыкларын җиңәргә көч бирә. Сугыш кырларыннан хатлар сирәк тигән ял вакытларында («хатны тәүлек буе яздым»), сөйгән яры аның исән икәнлеген белсен, аның шикелле үк «5 ай да 19 көн хат көтеп» тилмермәсен өчен языла.
«Көн-төн сугыш, янга снарядлар төшәләр, выжылдап пулялар очып торалар, йокы күрмичә арган баш һаман сезне уйлый. Сагынам, гөлкәй, язгы һәм җәйге характерларым буенча сезгә бу турыда язмасам да мәгълүмдер…»
Мәхәббәтнең могҗизаи көче менә нинди була ул!
Мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы күңел менә нинди була! Сугыштан язылган хатларда сүз сагыну һәм сөю хисләре, Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, җиңүгә ышаныч турында. Сугышка кадәр язылганнарында – сөйгәненә багышланган мәхәббәт шигырьләре.
Искәндәр бөтен күңеле, җаны белән туган ягында. Һәрбер хатында Зәйнәпнең авылдагы тормышы белән кызыксына: авылда, мәктәптә ни хәлләр бар, кем нинди предмет алып бара, нинди яңа укытучылар килгән, тагын кемнәрне сугышка алганнар, колхозчылар ничек яши, хезмәт көне языламы, авыл Советында кем эшли, Мамадышта нинди үзгәрешләр