Дилбәр моңсу карашын егеткә төбәде. Эндәшмәде.
– Минем иманым берәү генә. Эһе-һей!.. – Самат Аюочкан кыясына таба йөгерде. Кыз аһ итәргә дә өлгермәде, теге кыя очында басып тора иде. Алай гына да түгел, талпынып, бөтерелеп биергә үк кереште.
– Самат, хәзер очасың бит! – дип, ачы итеп кычкырып җибәрде коты алынган Дилбәр.
– Очам! Мин бит бөркет! – Самат тагын талпынды. Дилбәр кулы белән битен каплады. Шулчак егет, кыр кәҗәседәй ыргый-сикерә, кыядан килеп тә төште.
– Син бит минем өчен борчыласың. – Саматның күзләре бәхетле яна иде. – Сиңа барыбер түгел. Эһ-һей, дөнья!.. – Шулай диде дә егет көчле куллары белән кызның биленнән эләктереп алды, күтәрде дә зыр әйләндерергә кереште. Агачлар да алар белән бергә әйләнде.
Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.
Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә – оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. Дилбәренең бәхете булса, әйбәт кияүгә чыгар, оныклар бүләк итеп куандырыр. Талипның үзенә хәзер әллә ниләр кирәкми. Уңмады ул. Уңмаган юлдан кума, диләр бит, хак сүз. Шулай да алга карап яшәргә кирәк. Шәхси тормыш килеп чыкмады дип, дөньяга кул селтәргә ярамый. Киресенчә, дөньяның үзенә ябышырга! Уңмаганның хакын икенче юл белән каерып алырга! Талип бәхетне читтән эзләүнең мәгънәсезлеген дә яхшы аңлый. Менә шуңа Себер ягыннан күченеп кайтты. Кайтты да дөньясын ныгытырга кереште. Саулык бар чакта эшләргә дә эшләргә? Әле агачлар яшь, үсә бирсеннәр, елның-елында җимешне дә мулрак бирәчәкләр. Димәк, киләчәккә карап яшәргә кирәк. Китапларда еш язылганча, якты киләчәккә. Башкалар белән аралашырга вакыт тапмады Талип. Теләге дә булмады. Менә шуңа ул – Күктауның беренче бае. Иртә торганның гына тормышы бәрәкәтле. Бәрәкәтле тормыш Дилбәре өчен. Үзенә килгәндә, башта кызын урнаштырыр. Берәр әйбәт, уңган хатын очраса, үзе дә… Хәер, бу хакта әле түгел.
Тормышы тыныч дәвам итә иде, үзе ниятләгәнчә. Тик… Беркөнне аяз көндә яшен суктымыни! Таштүбә авылыннан Гаяз мәрхүмнең улы Дилбәргә килеп йөрүен ишеткәч, чак телдән язмады. Бер агарды, бер күгәрде, шуннан йодрыгы белән өстәлгә тондырды: «Булмас!»
Таштүбә егетен үз куллары белән буып ташлардай булып ярсыды. Әгәр дә шушы мәлдә кызы да өйдә булган булса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Бәхетенә күрә, Дилбәр өйдә юк чакта ишетелде бу хәбәр. Аның каравы бөтен ачуы Раилә инәсенә төште. Талип энесе күзе аларып килеп кергәч үк, эшнең шаяру түгеллеген сизгән иде. Ни өчен икәнен белгәч, үзе дә басыла төште. Талип энесе исә аның алдында йодрыгын уйнатты.