«Инәй, син борчылма. Мин үземә яхшы дуслар таптым». Инәсе сынаулы карап тора да баш кага.
Самат Уфага имтиханнар бирергә киткәч, Дилбәр янә өйдән чыкмас булды. Раилә инәсе берчак аның янына килеп басты. «Нәрсә булды кызыкайга? Дуслары оныттымы?»
Дилбәр баш чайкый: «Син бигрәк күпне белергә тырышасың».
Тагын берничә көннән Раилә инәсе елмаеп килеп керде. «Дусларың килгән! Монда керергә тартыналар. Үзең генә чык». Дилбәр берәүне дә көтми иде. Шуңа аптырабрак калды. Үзләре керергә теләмәгәч чыгарга кирәк булыр. Нинди көтелмәгән кунаклардыр… Чынлап та, ике ят кыз басып тора. Дилбәрнең аларны беренче мәртәбә күрүе. Кыз аларга таба атлады. Тегеләрнең карашлары бик җитди.
– Сезгә кем кирәк?
– Дилбәр, әйдә читкәрәк. Сөйләшәсе сүз бар.
Корылыкмы, куркумы чагыла тавышта. Дилбәр сагайды. Шулай да тегеләр артыннан иярде. Бераз бара торгач туктадылар.
– Мин Гөлнара булам, – диде калкурак буйлысы. – Ишеткәнең бармы?
– Нинди Гөлнара? Кайдан сез?
– Таштүбәдән килдек, – диде икенчесе.
– Таштүбә? Һе… Минем Таштүбәдә булганым юк, – диде Дилбәр, гаҗәпләнеп.
– Аның каравы Таштүбәдән сиңа килеп йөриләр, – диде Гөлнара.
Менә эш нәрсәдә! Дилбәр сагайды.
– Сезгә миннән нәрсә кирәк?
– Безгә кирәк кешене беләсең. – Гөлнара, нишләптер, аңа якын ук килеп басты. – Самат – минем егетем, беләсең килсә.
– Аны нәрсәгә миңа әйтәсең? Егетеңә әйтергә кирәк!
– Юк, башта син әйт, кеше ярын тартып алу яхшымы?
– Самат беркемнең дә яры түгел.
– Ул синнән дөресен яшерә!..
– Мин Саматка ышанам. Бүтән берәүгә дә ышанмыйм.
Шулай диде дә Дилбәр өй ягына атлады. Кызлар тагы нәрсәдер дип кычкырды. Ләкин Дилбәр ишетмәде дә. Өйгә керү белән, караватына егылды. Бу сөйләшү шултиклем көтелмәгәнчә килеп чыкты, шуңа күрә байтак вакыт һушка килә алмады. Төнен хәтта саташып бетте. Ниндидер ике бичура аны этә-төртә, хихылдап көлә. Дилбәр алардан беркая да качып котыла алмый. Берзаман караса, читтәрәк Самат елмаеп басып тора. «Ярдәм ит!» – ди аңа Дилбәр. Самат ишетмәгәндә йә арты белән борыла… Тагы теге ике бичура килеп чыкты. Саматны култыклап читкә алып киттеләр. Ә Дилбәр сазга баткан аягын сөйрәп чыгара алмый… Саз аны йотмакчы була…
Иртә белән чәй эчәргә чыкканда да карашын еракка төбәп күңелсез генә утыра бирде. «Бөтен нәрсә кинәт кенә төссезләнде…» – «Нәрсә булды?» – дип сорый инәсе. Кыз, җавап урынына авыр сулап, күзен генә йомгалады. Инәсе учын аның маңгаена куйды. «Башың авыртамы?» Дилбәр йөрәк тирәсенә күрсәтте. «Менә шунда!» Шулай диюе булды, күзеннән бөртек яше дә тәгәрәп төште. Раилә инәсе елмайды, кызының аркасыннан сөйде.
Саматның матай тавышын әллә кайдан ук таныды Дилбәр.