Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02888-2
Скачать книгу
әшрияты, 2015

      © Вәлиев Р. И., 2015

      Талантлы буынның бер вәкиле

      Якыннан белгән, атнасына дүрт-биш көн даими очрашып, сөйләшеп йөргән, аңлашып эшләгән кеше турында язуы читен. Көндәлек тормыш детальләре арасында адашып, кешенең төп асылын күрми калуың ихтимал.

      Кешене бөтен килеш күрер өчен, аңа ерактанрак карарга кирәктер.

      Үткән елда һәм быел 1946–1947 елларда туган шагыйрь һәм язучыларның юбилейларын уздырабыз. Аларның һәрберсе олы хөрмәткә, иҗатлары тирән анализга лаек. Татарстан язучылары әгъзаларының исемлеген карап чыктым. Унбиштән артык юбиляр. Шактый зур сан бит бу. Барысына да 60тулган йә тулып килә. Араларында мәрхүмнәр дә бар. Яңа гына Мөдәррис Әгъләмовны югалттык, аңа кадәр Наис Гамбәр белән хушлашкан идек. Татар әдәбиятында югалмый торган исемнәр. Иншалла, калганнары үз көчләрендә, янып-көеп яшиләр, дәртләнеп иҗат итәләр. Миңа аларның барысы да кадерле. Алар— безнең буынның ышанычлы таянычлары. Ни кызганыч, болардан соң әдәбиятыбызга дулкын булып килгән, әдәбият Сабан туенда бергәләп мәйдан тоткан талантлы буын юктыр. Юк дип кистереп әйтергә телем бармый. Бәлки, күреп бетермимдер.

      Мөдәррис Әгъләмовлар, Зөлфәтләр буыныннан минем күңелемә аеруча якыннары бар: Марсель Галиев һәм Разил Вәлиев. Алар мине якын иткәнгәдер, күрәсең, мин дә аларны чын фикердәшләрем дип саныйм.

      Шунысы күңелгә хуш: мин сагынган Илдар Юзеевны алар да юксыналар. Марсельнең юбилеен зурлап уздырдык, инде Разилнең юбилей кичәсен уздырабыз. Шуның алдыннан Разил турында үземә язарга кирәк дип уйладым. Бу аны якын күреп мактау өчен генә түгел. Тарих бар. Ходай кушса, кайчандыр кемдер безнең заман язучыларының иҗаты, яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре белән кызыксынса, болар бер-берсен хөрмәт иткәннәр икән дип сөенсен. Югыйсә «Татар берсен берсе ашар» дигән куркыныч, коточкыч сүзне бүген еш кабатлый башладык.

      Әйе, Разил белән соңгы ун елда эш буенча еш күрешәбез. Иҗат буенча Татарстан Язучылары берлеге идарәсе утырышларында да бергә, хәтта кичләрен концерт-тамашаларда янәшә утырабыз. Мин аның турында шуның кадәр дә күп беләм сыман, биографиясенең үзе күреп бетермәгән детальләрен дә беләмдер кебек. Язмамда мин аңа, әйткәнемчә, ерактанрак карарга булдым. Аннан соң мин бит әле язучы да, үз тирәмдәге кешеләргә шул күзлектән дә карыйм. Теге яки бу персонажыма прототип эзлим.

      Разил Вәлиев дигән исемне мин беренче тапкыр 1968 елда ишеттем. Татарстан язучылары съезды бара. Академия театры бинасында, Президиумда— өлкә комитеты секретаре, дәрәҗәле өлкән язучыларыбыз. Коммунистлар партиясенә дан җырлыйбыз. Производство темасына язарга кирәк, дибез.

      Шулвакыт өстәге ярустан делегатлар өстенә листовкалар ява башлады. Көтелмәгән хәлдән президиумда утыручылар бер-берсенә караштылар. Залдагылар листовкаларны эләктереп алып укырга кереште. Анда «Татар телендә яшьләр журналы чыгарга тиеш» дигән сүзләр язылган иде. Әлбәттә, бүгенге вазгыятьтән торып карасаң, бу язу әллә ни куркыныч түгел. Ә ул вакытта, һәр адымыңны як-якка каранып атларга, һәр сүзеңне мыскаллап, үлчәп сөйләргә кирәк заманда, мондый егетлек өчен гомереңә җитәрлек ярлык та ябыштырып куялар иде. Листовкаларны сибүчеләрнең исемнәре соңрак мәгълүм булды. Аларның берсе – яшь шагыйрь Разил Вәлиев, икенчесе – Зөлфәт, өченчесе Мирза Мансуров булган.

      Листовка тарату өчен җитди сәбәпләр бар иде – күпме үтенеп, бөтен югары инстанцияләргә хатлар юллап, яшьләр журналы сорады язучылар, ә Мәскәү журнал ачарга рөхсәт бирмәде. СССР дигән тоталитар илдә автономия республикасында яшәргә мәҗбүр ителгән татарлар икенче сорт санала иде. Хәер, ул бүген дә шулай.

      Соңрак Разилнең тагын бер «кыңгыр эше» ачылды. Мәскәүдәге Горький исемендәге Әдәбият институтының беренче курс студенты демонстратив рәвештә лекцияне ташлап чыгып китә. Сәбәбе – лекция укучы профессор сугыш вакытында бер гаепсезгә Туган иленнән куылган кырым татарларын хурлап сөйли. Разил моның белән ризалашмый. Аңа милли республикалардан килеп укучы бүтән студентлар да иярә. Гауганы йомып калдыралар, тавыш зурга китүдән курыкканнардыр, күрәсең.

      Бу бунтарьлык, яшьлек юләрлеге белән уйламыйча гына кылган гамәл түгел. Ул – яшь шагыйрьнең киләчәктә яшәү рәвешен, иҗат юнәлешен дә билгели торган беренче адымнар. Нәкъ шул елларда ул үзенең бүген дә сәхнәләрдән укый торган шигырьләрен яза:

      Елый-елый, сугыша-сугыша, җирдә

      Акыл күпме җавап эзләгән?!

      Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

      Йә булмаса, үзем үзгәрәм.

      Әлбәттә, дөньяны әллә ни үзгәртә алмады шагыйрь. Нигезендә тигезсезлек яткан җәмгыятьне бер шагыйрь генә түгел, хәтта йөзе дә үзгәртә алмыйдыр. Ләкин шагыйрь үзе дә үзгәрмәде бит. Җәмгыятьнең җаны кабул итмәгән тискәре якларына җайлашмады, һаман да, әйткәнемчә, үз сүзен сөйләде. Егерме яшендә үзгәртәм дип язса, кырык яшендә:

      Ә мин, җирем, син еласаң – елыйм,

      Син шатланган чакта – гел көләм…

      Ил алдында алган бурычымны

      Түләрмен мин шигырь, җыр белән.

      («Күке авазы»)

      Алтмышында да Разил шул ук Разил:

      Яңа