Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер. Рузил Фазлыев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рузил Фазлыев
Издательство: Издательские решения
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 9785005902948
Скачать книгу
й системе Ridero

      Cөю хакы

      Кемнәр аңлый алган мәхәббәтне,

      Бар кешегә таныш булсада.

      Тәҗрибә җыйдым инде диеп,

      Тыныч кына тормыш корсада.

      Ярата алган, үзе яратылмый,

      Яратылган, белми сөюне.

      Җуеп булмасада хәтерләрдән,

      Вакытында, янып көюне.

      Чиксез хисләр, якын нәфрәткә,

      Алышына, булган хисләрең.

      Сызып ташлагандай югалалар,

      Мәңгелектәй булган кичләрең.

      Өметләрең артык булгангамы,

      Ашмый кала күпме хыяллар…

      Бәхет кошы очып китмәсенгә,

      Кемнәр аны ябып куя алган.

      Сынаулармы, әллә сыналулар…

      Яшьлек юлы, шактый «катмарлы».

      Бәхет кошы берәү генә була,

      Саклый белү кирәк тапканны.

      Ак томан

      Кояшта юк, йолдызларда,

      Алда тоташ ак томан…

      Ак томаннар уртасында,

      Югалып басып торам…

      Сукмагыда, юлларыда,

      Күренми. ак томанда…

      Андый томан булмый иде,

      Барыр юллар булганда.

      Әллә юллар күренмәскә,

      Капланалар томанга.

      Үтелмичә калганнары,

      Аяз, якты… торганда.

      Томан бит ул томан гына,

      Түгел ул көтә алмаслык.

      Билгесезлекләр булсада,

      Булмый ул үтә алмаслык.

      Таралырмы ак томаннар,

      Барыр юлларны ачып.

      Килми әле югаласы,

      Ак томаннарда «качып».

      Актаныш

      Агыйдельнең биек ярларында,

      Тау башында тора Актаныш.

      Ядкәредәй булып милләтенең,

      Татарларга хәзер бик таныш.

      Яшә шулай, якты маяк булып,

      Тарихларда калып, макталып.

      Агыйдельнең агымнары кебек,

      Озак гасырларга сакланып.

      Ак исемнән, ак хыяллар туып,

      Ак юллары әле салыныр…

      Актанышым диеп җыр сузучы,

      Киләчәгендә дә табылыр.

      Көнчыгышы булып милләтенең,

      Син калырсың hаман ак булып.

      Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,

      Макталырлык матур як булып.

      Тау башында үсә Актаныш,

      Ак булуы калыр сакланып.

      Бед (з) некеләр диеп горурланып,

      Сокланырлык булып – таң калып.

      ☆☆☆

      Әй, Актаныш, безнең Актаныш,

      Күңелләргә җыры бик таныш.

      Кайда гына яшәп, таралсакта,

      Без Актаныш, диеп мактаныш.

      Алтын капка

      Авыл капкаларын кем оныта,

      Безнең якча, басу капкасын.

      Алар гына белә китүченең,

      Туган якка кире кайтмасын.

      Олы капка ишек алларыннан,

      Олы юлга басу капкасы…

      Чыккан чакта соңгы тапкырдай,

      Ашыкмыйча гына атласы.

      Карышылыйда озатада үзе,

      Эндәшмичә, карап калгандай.

      Кайвакытта карашлары белән,

      Гомер буе озатып баргандай.

      Ул гынадыр бәлки көтүчедә,

      Озакларга чыгып югалсаң.

      Искә төшер басу капкаларын,

      Туган авылыңа юл алсаң.

      «Алтын капка», басу капкалары,

      Бик кадерле чөнки язмышта.

      Ераклашма күңелләрең белән,

      Басу капкасынан… ялгыш та.

      Аю дөньялары

      Аю дөньялары… аю иле,

      Очратырга була кайда да.

      Көньяк белән төньяк полюста,

      Кеше йөремәслек тайгада.

      Аю йоклый, әгәр уятмасаң…

      Табаныннан суырып майларын.

      Айный алмый, тирән төшләрдә,

      Салкын кышның озын айларын.

      Аюларга, тайга законнары,

      Кабул итми алар башканы.

      Иң начары, кинәт уянудан,

      Ике аякка торып басканы…

      Саклан инде, андый вакытларда,

      «Шатун» аю юлга чыкканда.

      Белеп булмый алда ни буласын,

      Үскән