– Нәрсә карап торасың? Шыл моннан! Туктап тор… Әгәр якын арада бу биләмәдән югалмыйсың икән, үзеңне әрвах дип уйла. Ә хәзер… Шайтаныма олак!
Илнур көлемсерәп куйды. Бу – кызык булган өчен түгел, ә дөньяның мәгънәсезлегенә аптыраудан туган көлемсерәү иде. Һәм китәргә ашыкты. Кыз да, кафе артындагы паркның агачлар куерак үскән урынында аунап яткан өч егет тә аңа кызык түгел иде инде.
Ялгышлык килеп чыкты. Ул кызны фаҗигадән араларга теләде, ә чынлыкта… Садо-мазо, блин. Әллә нинди дөнья бу, шайтан алгыры. Нинди генә игелек эшләргә теләсәң дә ул һәрвакыт үзеңә каршы кылынган явызлыкка әверелә. Тәүге карашка бер рәвшле булып күренгән нәрсәләр, асылда, бөтенләй башка төрле булып чыга.
Берәр бокал сыра чүмереп уйларын тәртипкә китерү ниятеннән, Илнур кафега атлады. Язгы төн үзенчә матур иде: ягымлы гына җил исеп куя, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр чекердиләр, тагын әллә нинди бөҗәкләр җыр суза. Җәй уртасы шикелле. Югыйсә, май башы гына бит әле. Әллә табигать тә бераз саташа инде. Шулайдыр. Бөтен галәм, бар дөнья, һәрбер кеше саташа торгандыр… Ә бәлки алай да түгелдер… Юк, барыбер саташадыр алар. Бу дөньяның нәрсәседер дөрес түгел. Менә ул үзенең унтугыз ел гомере эчендә генә дә… Юк, соңгы берничә елда гына да әллә нәрсәләр күреп бетерде. Һәм бер нәрсәне яхшы аңлады: ул – бу дөньяда беркемгә дә кирәкми торган кеше. Беркемгә дә. Ә бит бала чакта, мәктәп елларында өметләре зур, ышанычы ныклы иде. Ул дөньяда иң бәхетле, иң бай, иң данлыклы кеше булырга тиеш кебек иде. Моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре дә бар – ирекле иле, халкы, үзе… Тик институттан куылып эш эзли башлау белән ул үзенең кем икәнен тиз төшенде. Ярый, ансы хакында иркенрәк вакытта. Ә монсы. Бүгенге, менә әлеге хәл…
* * *
Парк эчендәге кафеда иптәш егетләре белән сыра чүмергән җиреннән Илнур тәмәке тартырга дип урамга чыккан иде. Болай, ачыган тәмәжник түгел инде ул, авызына кергәндә генә бераз төтен суырыштыра. Кафе-рестораннарның, яки рюмочныйларның да еш кунагы түгел. Әле монда утыруы иптәш егетләреннән азрак акча сорап торып булмасмы дип килүеннән генә иде. Ашыгыч рәвештә, аккча кирәк – кредитын бераз соңлатты, хәзер коллекторлар тынгы бирми. Менә шул… Иптәшләре кафеда кызлар белән танышып алдылар да Илнур алар янында ялгызы күңелсезләнеп утырырга теләмичә, тәмәке тартырга дип урамга чыкты. Төнге лампочкалар нурында парк эче матур булып күренә иде. Саф һава. Кеше юк диярлек. Илнур кулындагы тәмәкесен колак артына кыстырып куйды да һава сулап бераз әйләнеп килергә булды.
Агачлар куерак урынга җиткәч, бераз кысталганын чамалап, йомышын шул агачлар арасында йомышлап чыгарга теләде. Ешлык иде монда, ерактан да, хәтта якындагы сукмактан узып баручы да күрерлек түгел. Хаҗәтен үтәгән арада аларны күреп калды. Һәм эшнең кайда барганын шундук төшенде. Өч егет бер кызны көчләргә азаплана иде. Икесе ике яктан кулын каерып тоткан, берсе учлары белән кызның авызын каплаган, өченчесе аның итәкләрен күтәреп, ыштанын салдырырга маташа. Кыз чәбәләнә, шыңшый, әмма аның тавышы ерак китәлми, авызы томаланган.
Фаҗига күз алдында иде. Чит-ятларның эшенә тыгылырга яратмаса да Илнур бу юлы түзә алмады. Бәлки, сыра шаукымы да булгандыр инде бераз. Хәер, алай да түгелдер… Әлеге хәлне күрү белән үзенең Ләйләсен күз алдына китерде. Явыз егетләр кулында чәбәләнүче кыз аның сөйгән ярыдыр шикелле тоелды. Нәкъ шул сәбәпче иде. Ләйлә белән аралары өзелгән булса да… Барыбер… Кемнеңдер яратып йөргән кызы бит инде бу. Кемнеңдер сеңлесе, я апасы. Кемнеңдер кызы. Һәм аны ниндидер өч егет көчләргә җыена. Әгәр берәү дә ярдәм итми икән, хәзер бу кыз өч егет кулыннан үтәчәк. Коточкыч хәл бит!
Һәм Илнур алар янына атлады:
– Әй, братан, тынычлан аз гына.
Егетләрнең өчесе дә чиксез гаҗәпләнү белән аңа төбәлде. Кызның ыштан төбен кармалап маташканы:
– Ты, че мудак… Совсем охирел?! – дип сөзәргә җыенган үгездәй Илнурга табан атлады. Тик килеп җитү белән сугышырга ашыкмады, егетнең иңеннән тартып кафе ягына этәрде, – Монда безнең үзебезнең эшләр, братан. Бар, син үз юлыңда бул…
– Кызны җибәрегез, – диде Илнур тыныч кына.
– Син борчылма, братан. Ул үзебезнең кыз.
Илнур бераз аптырап калды. Шунда кызның тавышы ишетелде.
– Иди атсудова, бля… Сука!
Кызның авызын томалап торган егет бу якка атлый иде:
– Нәрсә сөйләшеп торасың, – диде ул иптәшенә, – Бәр дә ек. Теләсә кайда борынын тыгып йөрмәс.
Һәм килгән уңайга Илнурның ияк астына төбәп берне манчымакчы булды. Боксер, дип уйлады Илнур читкә тайпылган арада. Гади егетләрнең берсе дә болай һөҗүм итми, я турыдан бәрәләр, я кырыйдан тарталар, ә килгән уңайга астан бәрү өчен беркадәр әзерлек таләп ителә. Бу егет әзерлекле иде. Тик ул дошманын гына дөрес сайламады. Илнур башын артка алды, һөҗүм итүченең йодрыгы борын очына тия язып узды. Илнур шундук башын ия төшеп бер адым атлады. Бар авырлыгын алга атлаган аягына күчереп, муен тамырларын катырды. Асылда бу алга атлау түгел, ә сөзү иде. Үзе теләгәнчә үк килеп чыкмады, ул дошманының каш арасына манчырга теләгән иде, авызына туры килде. Тегенең коелган тешләре маңгай тиресен сыдыртты. Илнур аз гына артка чигенде дә терсәге