Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Михаил Худяков
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03745-7
Скачать книгу
Чынлыкта ул онытылырга дучар ителгән тарихчы иде. Моңа, минем карашымча, аның төп хезмәте – «Очерки по истории Казанского ханства» әсәрендә татар халкының үткәненә, аның гел сүгелеп, «юлбасарлар дәүләте» дип яманат алган дәүләтенә хәерһахлыгы сәбәпче булды. Безгә бит мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да Казан ханлыгының яулап алынуын «прогрессив күренеш» дип әйтеп тордылар. Ә Худяков үзенең әлеге мәшһүр хезмәтендә татар дәүләтенең җимерелүен коточкыч фаҗига буларак тасвирлый. «Октябрь түнтәрелешеннән соң гына укый-язарга өйрәнгән халыкның, янәсе, шундый югары мәдәнияткә ирешкән дәүләте ничек була алсын?!» Нәтиҗәдә Худяковның әлеге әсәре дә, татар халкының мәдәни мирасына багышланган башка хезмәтләре дә үзгәртеп кору елларында гына дөньяга чыкты. Тарихчының үзе турында да язмалар матбугатта күренде. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмованың тәфтишле хезмәте аеруча игътибарга лаек.

      Хакыйкать иртәме-соңмы барыбер өскә бәреп чыга ул! 1923 елда ук басылган «Казан тарихы» әсәре (без әлеге очеркларны татарча шулай атарга булдык), ниһаять, берничә мәртәбә рус телендә нәшер ителеп, киң катлау укучы кулына барып иреште. Мәгълүм даирәләр әлеге гүзәл сәхифәләрнең саргаеп, тарих тузанына әвереләчәгенә өмет итсә дә, Худяков тасвирлаган тарих безнең җаһиллек сөременнән томаланган күзебезне ачып җибәрде.

      Ун ел элек, театрда очрашкач, остазым Миркасыйм Госманов көтмәгәндә миңа: «Худяковның китабын татарчага тәрҗемә итәргә теләгең юкмы?» – дип сүз кушты. Бу сорау минем өчен башта сәер тоелды. Хәзер бит татар тарихчылары да хезмәтләрен русча яза торган заман. Чөнки аларның кайберләре, үзләре татар булса да, татар телендә язу түгел, сөйләм телен дә белми. Әлбәттә, татар тарихын чит телдә язу да гаеп түгел, хәтта кирәк эш – шул рәвешле ул киңрәк дөньяга чыга, башка илләрдә дә халкың турында мәгълүмат тарала… Ләкин шунысы да мәгълүм: берәр халыкның тарихы турында язарга җыенган чит ил галимнәре иң беренче итеп аның телен өйрәнә, чөнки асыл чыганакларны белү өчен дә, әлеге халыкның рухын аңлау өчен дә бу – табигый хәл.

      «Кирәк микән бу эш? – дидем мин Миркасыйм агага. – Хәзер бит русча укый белмәгән татар юк». «Кирәк! – диде ул, аңа гына хас булганча өздереп. – Аны татар теленә тәрҗемә итү безнең бурыч! Михаил Георгиевичның рухына бер дога булып ирешергә тиеш ул!» Бу сүзләргә ничек каршы төшәсең?

      Дөрес, миңа кадәр үк әлеге әсәрне татар теленә тәрҗемә итү омтылышы булган иде. Үзем эшләгән «Идел» журналының баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй китаптан өзекләрне 1990 елда ук берничә санда бастырып чыгарды. Гомере булса, бәлки, ул аны тулысынча да башкарып чыккан булыр иде, тик нишлисең, язмыштан узмыш юк. Телебезнең хасиятен нечкә тойган мәрхүм дустымның әлеге эше дә миңа ярдәм итеп, әлеге игелекле, әмма шактый катлаулы хезмәткә рухландырып торды. Терминология мәсьәләсенә килгәндә, мин Һади Атласиның мәгълүм тарихи хезмәтләренә таяндым.

      Әлеге әсәрен язганда М. Худяковның соңрак гыйльми әйләнешкә кергән кайбер чыганаклар белән таныш булмавын да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, Шәрифинең (Кол Шәриф дип фараз ителә) «Зафәрнамә»се, Сафа Гәрәйнең поляк короленә язган хатлары. Нәкъ менә шуларда инде мин рус чыганакларында Кощак дип аталган дәүләт эшлеклесенең асыл исеменә юлыктым. Кузычак углан булып чыкты ул. Югыйсә безнең күп язучылар (шул исәптән үзем дә) аны «татарчалаштырып» Кошчак дип исемли иде.

      Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр кебек шагыйрьләрнең иҗаты белән таныш булмаганга, Худяков Казан ханлыгы әдәбиятын да читләтеп уза. Мондый кимчелекләрне хәзерге көн күзлегеннән караганда тагын да табып булыр иде. Бигрәк тә аның тарафыннан ханлык вакытын татар халкы тарихында алтын чор буларак сурәтләнүен кимчелек дип саныйлар. Минемчә, моңарчы гел хәкарәтләнеп килгән илнең казанышларына сокланып, мөстәкыйль дәүләтнең җимерелүенә әрнеп язуда бернинди дә кимчелек була алмый. Ханлык дигәндә без бәйсезлекне күздә тотабыз бит! Гәрчә Казан ул чакта ук бөтенләй бәйсез булмаган. Әлеге китапны укыганда моның сәбәпләрен һәркем үзе эзләсен. Ләкин, кызганыч, тарих беркайчан да гыйбрәт тә, сабак та бирми шул.

      Шунысын да онытырга ярамый: гомеренең төп китабын язганда Михаил Худяковка әле утыз яшь тә тулмаган була.

      Әсәрне мин шактый озак тәрҗемә иттем. Ара-тирә телефоннан чылтыратып, Миркасыйм ага мине ашыктырып торды. Аллага шөкер, остазымның вафатына кадәр эшемне төгәлләдем, 2011 елда «Җыен» фонды тарафыннан гамәлгә куелган «Шәхесләребез» сериясендә Михаил Худяковка багышлап чыгарылган китапта ул санаулы укучыга барып та җитте. Рухына бер дога булсын… Аннан соң тарихчының «Татар сәнгате», «Казан татарларында агач архитектурасы» һәм башка мәкаләләрен дә үз телебезгә тәрҗемә иттем.

      Шактый вакыт узганнан соң гына ачыкланды: заманында бөек язучыбыз Гаяз Исхакый әлеге китапны төрек теленә тәрҗемә иткән икән. Үз илендә оныттырырга тырышсалар да, Худяковның исеме, ул язган тарих кардәш халык телендә яңгыраган. Бу шулай ук игелекле хезмәтнең беркайчан да эзсез югалмавы хакында сөйли. Яхшылык җирдә ятмый.

      Китапның беренче тапкыр нәшер ителүенә тиздән йөз ел тула, әмма Казан ханлыгы тарихын Худяков кадәр җентекләп тикшергән хезмәтнең моңарчы дөньяга чыкканы юк әле. Һәм күләм, һәм сыйфат җәһәтеннән… Яңа фәнни ачышларга, өстәмә чыганакларга таянган шундый әсәрнең хәзерге заман татар тарихчылары тарафыннан