Тапшырылмаган хатлар / Неотосланные письма (на татарском языке). Адель Кутуй. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адель Кутуй
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03324-4
Скачать книгу
әт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.

      Исеңдәме беренче танышуыбыз?

      Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү – охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.

      Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында   – Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин – аның кызы   – Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем… Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин – аның кызы – татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин – Чулак Фәхри кызы – хәзер үзем доктор.

      Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.

      Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония» сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә… тына… тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр! Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Янымда утырган җиде яшьлек Кадриям дә:

      – Әнкәем, шундый матур музыка… ә син тыңламыйсың,   – дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Нинди тыныч йоклый ул! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Ә без аналы-кызлы, Кадрия белән икәү, Шубертны тыңлыйбыз. Хәер, Кадрия нәрсә уйлый торгандыр   – белмим. Ул бик акыллы булды. Күпне белә башлады. Шулай да бала күңелен аңламассың: йә «Әткәем ник озак кайтмый?», йә «Әнкәем иртәгә нәрсә китерер икән?» дип уйлана торгандыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну моңы да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да – бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый.

      Шатлыклы туган илем! Шуберт, Бетховен шикелле композиторларның иң тирән моңнарын ерак авылларга ишеттерүең өчен сиңа җылы рәхмәт яусын.

      Искәндәр!

      Хатымны дәвам итәм.

      1923 ел иде. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Казанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнаша иде.

      Беренче дәресләрне тыңлау белән үк, мин бәхеттән, шатлыктан, нәрсәгә тотынырга белмичә, шашып йөри башладым. Рабфакка барганда да, кайтканда да бик еш: «Шушы урамнар, шушы коридорлар буйлап кайчандыр китап, дәфтәр тотып Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горький хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган», – дип уйлана башладым. Рус әдәбияты буенча кергән укытучы Морозов та беренче лекциясен шул фикерләр белән башлады.

      Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем дә, башымны югары күтәреп: «Иптәшләр, күрәсезме мин нинди бәхетле… Мин – Чулак Фәхри кызы   – Ленин… Толстой укыган йортта укыйм», – дип кычкырып, бик каты кычкырып җибәрәсем килә иде.

      Шушындый бөеклеккә ашуыма, тормышка юл табуыма мин шат идем. Ул елларны тормыш минем өчен ал да гөл генә, бөтен бәхетләр бергә минем йөрәгемә җыелгандай тоела иде. Мин бары тик ирек, матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашап, алтышар сәгать дәрес тыңларга туры килгәндә дә, мин шат һәм көләч идем. Чөнки мин күзләремне киләчәкне күрергә өйрәтә башладым. Ә киләчәкне күрү, шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм итә.

      Менә шунда, бәхеттән шашып рәхәттә йөргән чагымда, мин сине очраттым, һәрбер сөю һәм сөелүнең: «Эх, яратасы иде, сөясе… сөеләсе иде», – дип, хисләр ташкан чагы була. Алмагач та, тула һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра башлый. Шомырт та чәчәк ата. Сандугачлар да сайраша. Чияләр дә вакыты җиткәч кызаралар, тулылыктан матураялар. Мин дә үземнең матурлык тойгыларыма тулганымны сиздем. Минем дә яратасым, яраткан кешем белән: «Без нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт»,   – дип, тын беткәнче кочышасым килде.

      Озак вакыт үтмәде – студентлар арасында зур кичәгә