Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03851-5
Скачать книгу
прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. 1905 елгы революциядән соң мәйданга чыккан гәзитәләрне өйрәнгәндә, бу күпкырлы шәхеснең популярлыгы таң калдыра. Әдипнең үз әсәрләреннән, мәкаләләреннән, басылып чыккан әсәрләренә рекламалар, рецензияләрдән тыш, аның һәр адымы теркәлеп барылган. Кая барса, нишләсә дә – шуны язалар. Казан төрмәсенә ничек эләгүен, ничә көн тотылуын, авылына кайчан кайтуын, тагын кулга алынып, Чистай төрмәсендә утыруын, тагын Казан төрмәсендә озак айлар тоткынлыкта булуын, сөргенгә озатылуын, кайтуын… Һәр хәбәрдә бу каһарман егеткә соклану да, аның өчен борчылулар, теләктәшлек тә…

      Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри.

      Г. Исхакый әсәрләре совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына кертелә әле, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң әдипнең иҗатын тоташ каралту чоры башлана. Китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Нәкъ шул чорда, дингә каршы каты көрәш башланган чорда, гарәп язулы бик күп китаплар яндырыла, шик астында булган зыялыларның өйләрендә тентүләр ясап, китапханәләрен тар-мар итәләр, үзләрен кулга алалар. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, шикле дип саналган китапларын юк итәргә мәҗбүр була.

      Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып калган. Бу юлларның авторы 1970–1980 елларда нәкъ шул гади халыктан, иске йортларда яшәүче әби-бабайлардан, әдипнең әсәрләрен укып, спектакльләрен карап үскән кешеләрдән берәмтекләп эзләп табып, язучының революциягә кадәр басылып чыккан барлык китапларын гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, машинкада бастырган һәм, 1980 еллар ахырында илдә үзгәреш җилләре исә башлап, рәсми рәвештә Г. Исхакый мирасын җыю мәсьәләсе күтәрелгәндә, тупланган байлыкны дүрт томга бүлеп, галимнәр алдына куйган иде.

      Бу урында милләттәшләрнең китапка хирыслыгын, яхшыны яманнан аера белүен, яраткан китабын кадерләп саклавын, шул юлда батырлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Кара репрессия елларында Г. Искахый китаплары, пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар. Әдипнең әсәрләрен, китапларын җыю, туплау процессында шактый кызыклы хәлләргә дә очрыйсың. Әйтик, китапларының аерым нөсхәләре озак еллар буе үзара алышынып, бер кулдан икенче кулга күчеп, даими укылып йөргән. Алай гына да түгел, еш кына китапны укып чыккан кеше бушрак биткә әсәрнең эчтәлеге яки авторы турында үзенең фикерләрен дә язып калдырган. Бу фикерләр чорга, заманның сәясәтенә бәйле рәвештә гел үзгәреп торалар һәм укучының әсәргә, аның авторына мөнәсәбәтен генә түгел, дөньяга карашын, заманны аңлау дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр. Шул рәвешчә, бу язмалар бергә җыелып, диалог формасын алып, үзенә бертөрле бәхәс, фикер алышу булып кабул ителәләр. Мәсәлән, әдипнең «Тормышмы бу?» китабы нөсхәсенең титул битендә төрле елларда, төрле кул белән язылган шундый «искәрмәләр»не укырга мөмкин:

      «Җавап: «Тормыш түгел! Яшә! Яшә! Яшә! Яшәсен Гаяз!»

      «Чын тормышта ләззәт бар икән! Яшәсен татар шагыйрьләренең атасы Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый!»

      «Милләт сөюче Гаяз, яшә! Яшә, Гаяз, син яшәсәң генә, татар яшәр. Шәкерд. 1925».

      «Яшә, Гаяз! Шәкертләрнең хәлен, ислях хакында иҗтиһад иткәнеңез өчен рәхмәт. Г. С.».

      «Яшә, Гаяз! Син хәзер милләт атасы булдың, һичвакыт онытылмассың! Г. Шакир. Казан».

      «Гаяз абый, синең телең матур, аңлаешлы язылган. Әсәрләреңнең идеологиясе дә яхшы булса, синең язган нәрсәләрең татар укучыларының кулыннан төшмәс иде. Мин».

      «Яшәсен Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый, ул яшәгәндә генә, татар милләте артка калмас. Г. С.».

      «Фикерең ялгыш, туган… Гаяз, әле ашаган табагыңа …ып йөрмә! Шәкертең».

      «Гаяз яшәсен, имеш, Гаяз яшәгәндә генә татар милләте яши, имеш. Гаяз татар милләтен фәкать фахишлек белән яшәтә. Ул аларга бер юл күрсәтми. Мөхәррирмени ул Гаяз!»

      «Фикерең ялгыш, туган! Синнән алда язган кешеләрнең «Гаяз яшәсә генә, татар милләте яшәр» дигән сүзләре дөрест булмаган шикелле, синең сүзең дә дөрест түгел. Гаяз – безнең иң олы язучыларыбыздан. Ул үзенә таныш булган мохитнең бөтен кимчелекләрен ача һәм аңлаган кешегә юл да күрсәтә».

      «Гаяз – милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».

      «Гаяз заграницада. Ул – хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».

      «Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»

      Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.

      Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне